Исерек ир-атка арыслан ташланган
Фаҗигаләр

Исерек ир-атка арыслан ташланган

Ростов-Дон шәһәре зоопаркында эшләүче ир-атка арыслан һөҗүм иткән. Әлеге хәл кич белән килеп чыккан. Ак аю вольерын төзекләндерергә дип килгән аек булмаган ир-ат, рәшәткә арасына аягын тыгып, арысланны үртәгән. Моңа ачуы чыккан хайван ир-атның аягын тешләп алган. Мескенне аягыннан салынып төшкән ботинкасы гына коткарып калган. Арыслан шуңа алданган. Уеннан уймак...

Ростов-Дон шәһәре зоопаркында эшләүче ир-атка арыслан һөҗүм иткән.

Әлеге хәл кич белән килеп чыккан. Ак аю вольерын төзекләндерергә дип килгән аек булмаган ир-ат, рәшәткә арасына аягын тыгып, арысланны үртәгән. Моңа ачуы чыккан хайван ир-атның аягын тешләп алган. Мескенне аягыннан салынып төшкән ботинкасы гына коткарып калган. Арыслан шуңа алданган. Уеннан уймак китереп чыгарган ир-атны хастаханәгә озатканнар, бәхеткә, яра куркыныч булмаган.

Чыганак: shahrikazan.


Нет комментариев