Фаҗига: балалар үзләре генә булган
Фаҗигаләр

Фаҗига: балалар үзләре генә булган

Зәй районында кичә фаҗигале хәл була.

Зәй ГРЭСы сусаклагычы акваториясендә су керүче җиде-сигез баланың берсе төпкә китә. Иптәшләре аны тартып чыгаралар һәм ясалма сулыш алдырып карыйлар. Әмма көчләре җитми. Якында гына өлкәннәр дә булмый. Урынга китеп җиткән медикларга 9 яшьлек баланы коткарып калырга соң була инде. Тикшерү бара. Шунысы билгеле, бу урында су керү тыелган һәм ул койма белән әйләндереп алынган.

http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/13168-kүrshe-rayonda-faҗiga-balalar-үzlәre-genә-bulgan.html

фото Informk.ru


Нет комментариев