Дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән (ФОТО)
Татарстанның Бөгелмә районында дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр
Кичә Восточный бистәсендә күпфатирлы йортның беренче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыккан, дип яза агентлык.
Ике катлы йортның беренче катындагы зур булмаган фатирда биш балалы гаилә яшәгән. Өлкәннәр йокларга яткач, игезәк малайларның берсе аш бүлмәсендә шырпы алып эскәтергә ут төрткән һәм куркып, өстәл астына качкан.
Хәбәр иткеч сигналын ишетеп, малайның әти-әнисе дә йокысыннан уянган. Әти кеше бер малайны үзе белән алып, урамга йөгереп чыккан. Әнисе дә аш бүлмәсендә ут төртүчене табып, фатирдан чыгарга өлгергән. Урамда ул дүрт яшьлек сабыйны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган һәм аңын югалткан. Ис газы белән агуланган зыян күрүчеләрне Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
фото татар информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа