3 апрель көнне Россия һәм бөтен дөньяны тагын бер коточкыч террорлык акты тетрәндерде.
14 сәгать 50 минутта террорчылар Санкт-Петербург шәһәре метросында билгесез җайланма шартлаттылар. Бу вәхшилек нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булды, 43 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Тагын бер метро станциясендә шундый ук шартлату җайланмасы табылган. Бәхеткә каршы, анысын шартлатырга өлгермәгәннәр.
Метродагы һөҗүмнәр террористик оешма әгъзаларының халыкны куркыту акцияләрен алга таба да дәвам итәргә ниятләүләрен дәлилли.
Шул уңайдан, Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгы террористик актларны кисәтү юнәлешендә өстәмә чаралар кабул итте.
Район террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында да муниципаль районы территориясендә террористик актларны кисәтү буенча өстәмә чаралар кабул итү мәсьәләсе каралды. Районың оешма, предприятие җитәкчеләре алдына куркынысызлык чараларын көчәйтү бурычы куелды.
Авыл җирлекләрендә халык арасында уяулыкны арттыру буенча аңлату эшләр алып бару зарур. Халык күп йөри торган урыннарда, вокзалларда, җәмәгать транспортында шикле, хуҗасыз сумка, пакет, коробкаларга тап булсагыз, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Бер вакытта да шикле предмет янына килмәгез, аны күчереп йөртмәгез. Авылда таныш булмаган кешеләр, машиналар пәйда булса да, җирлек башлыгына, полициягә мөрәҗәгать итегез. Аеруча, Төньяк Кавказ, Үзәк Азия регионнарыннан килүчеләргә, шулай ук әлеге республикаларга барып кайткан гражданнарга, традицион булмаган дини агымнар тарафдарларына карата игътибарлы булырга кирәк.
Кайвакыт: "Каян килсен безгә террорчылар? Безнең бистә Мәскәү дә, Петербург та түгел бит", дигән фикерне ишетергә мөмкин. Районыбызның Казан каласына якын урнашуын онытмыйк, җәмәгать. Террорчыларның безнең район территориясендә ташландык торакларда, урман массивларында "оя корып" мәкерле планнарына әзерләнеп ятулары бик мөмкин бит. Ходай күрсәтмәсен әлбәттә. Әмма, сакланганны саклармын, дигән әйтемне дә онытырга ярамый. Саклык, уяулык бервакытта да булмас артык.
Илгиз Җамалиев.
фото интернет чыганаклардан.
Нет комментариев