Июль аенда гына да районыбыз юлларында 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 8 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар, 1 кеше һәлак булды. Сәбәпләре һаман шул: юл йөрү, узышу кагыйдәләрен сакламау, тизлекне арттыру, исерек хәлдә руль артына утыру…
16 июль көнне 03 сәгать тирәсендә Чаллыбаш- Яңа Сала автомобиль юлында ВАЗ автомобилен йөртүче Ш. куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлекне сакламый һәм каршы як хәрәкәт полососына чыгып ИЖ мотоциклы белән бәрелешә. Мотоцикл йөртүче һәм аның пассажиры авыр тән җәрәхәтләре белән республика клиник больницасына озатылалар.
Фаҗига урынына килгән ЮХИДИ инспекторлары алкотектр белән тикшереп җиңел машина йөртүченең руль артына исерек хәлдә утырган булуын ачыклыйлар. Мотоциклчы исә исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен 18 айга таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Өстәвенә мотоциклы да теркәлмәгән, дәүләт номерлары да булмый.
Илгиз Җамалиев.
Рәсемнәрдә: фаҗига нәтиҗәләре
Нет комментариев