24 май көнне Мәскәү-Уфа юлының безнең район территориясендә ике юл транспорт фаҗигасе булды.
18 сәгать 25 минутта автомобиль трассасының 916 нчы чакрымында « Мазда» автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламыйча руль идарәсен югалта һәм кюветка төшеп ава. Фаҗигадә 4 кеше зыян күрә.
18 сәгать 45 минутта «Пежо» автомобиле белән идарә итүче куркынычсыз тизлекне арттырып бүлем полосасы аша каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "Луидор" микроавтобусы, "Мерседес" автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә 2 кеше тән җәрәхәтләре ала.
И.З.
.jpg)

Нет комментариев