Балык Бистәсе биләмәсендә фаҗига китереп чыгарган юл һәлакәте турында тулырак билгеле булды
Фаҗигаләр

Балык Бистәсе биләмәсендә фаҗига китереп чыгарган юл һәлакәте турында тулырак билгеле булды

Һәлак булучыны һәм зыян күрүчеләрне каты зыян күргән автомобильдән коткаручылар алдылар.

Юл һәлакәте 9 сәгать 30 минутларда Саескан Тавы - Шәле трассасының 4 нче километрында килеп чыга. 14 ле модель "Лада" Владимир өлкәсеннән булган "Пежо Боксер" фургоны белән бәрелешә.

46-яшьлек "Лада" дагы хатын һәлак була. 19-яшьлек машина йөртүче, 11яшьлек малай, 19 яшьлек кыз бала һәм 50 яшьлек ир-ат төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алалар.

Урынга килеп җиткән коткаручылар аларны махсус инструментлар белән автомобильнең түбәсен кисеп алып коткаралар. Зыян күрүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтелә һәм Казан шәһәренең травматология үзәгенә озатылалар. "Пежо" йөртүче зыян күрмәгән.

Чыганак: tatar-inform.ru


Нет комментариев