Авария ясап, гаебен таныган да качкан
Фаҗигаләр

Авария ясап, гаебен таныган да качкан

Suzuki машинасы белән үзебезнең илдә чыгарылган машина бәрелешкән.

Казанның Зорге һәм Родина урамнары чатындагы авариядә машиналарның берсенә зур зыян килми, ә менә иномарканың тәгәрмәче чактан гына өзелми кала. Suzuki шоферы гаебен таный, әмма берничә минуттан ул автомобилен ташлап авария булган урыннан йөгерә. ир-атның мондый тәртибе хокук сакчыларын аптырашта калдыра. Әлбәттә, аны табу авыр булмаячак, дип хәбәр итә "Эфир-24".

http://www.almet-rt.ru

фото сайттан


Нет комментариев