«Адмирал Кузнецов»тан очкан Россия МиГ-29 истребителе һәлакәткә юлыккан
Фаҗигаләр

«Адмирал Кузнецов»тан очкан Россия МиГ-29 истребителе һәлакәткә юлыккан

Fox News телеканалы мәгълүматы буенча, самолет утыру юлына барганда суга төшкән.

Америка массакүләм мәгълүмат чаралары 13 ноябрьдә Сирия яр буйларында «Адмирал Кузнецов» крейсерыннан очкан Россия МиГ-29 истребителенең һәлакәте турында хәбәр итәләр.

Fox News телеканалы Америка разведкасының ике чыганагына нигезләнеп, өч МиГ-29 истребителенең Сирия юнәлешендә очып китүен хәбәр итә. Бер самолетта техник проблемалар булу сәбәпле, ул кире әйләнеп кайткан.

Истребитель утырырга җыенганда суга егылып төшкән, шулай да пилот сикерергә өлгергән. Россия коткару вертолеты аны һәм парашютын үзенә алган. Хәзер очучы ни хәлдә икәне билгесез, дип җиткергән Америка разведкасы чыганагы.

Combat Aircraft журналы шулай ук Россия истребителе һәлакәткә очравын үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткән. Басма «Адмирал Кузнецов» авиатөркеменә кимендә дүрт күпмаксатчан МиГ-29 КУБР истребительләре керүен билгеләп узган

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев