30 яшьлек ир-ат туфрак астында калып үлгән
Питрәч районы Куюки авылында чокыр казыган ир-ат туфрак астында калып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Бүген 9.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына ир-ат өстенә туфрак ишелеп төшүе турында хәбәр килә.
Һәлакәт урынына 2нче зона-эзләү отряды коткаручылар килә. Ачыкланганча, шәхси йорт каршында 30 яшьлек ир-ат канализация торбалары сузу өчен чокыр казыган, аның өстенә туфрак ишелеп төшкән.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/30-yashlek-ir-at-tufrak-astynda-kalyp-lgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа