10 айлык бала исән кала
Башкортстанда «ВАЗ-2114»нең «КамАЗ» белән бәрелешүе аркасында 10 айлык балалы гаилә могҗиза белән исән кала.
Юл һәлакәте кичә көндез Учалы районында теркәлгән. БР буенча ЮХХДИның якынча мәгълүматлары буенча, 44 яшьлек Баймак районы кешесе утырган “КамАЗ” Чиләбе өлкәсеннән 34 яшьлек ир идарә иткән “ВАЗ-2114” белән бәрелешкән.
“Юл-транспорт вакыйгасында “ВАЗ водителе, аның хатыны һәм махсус балалар кәнәфиендә утырган 10 айлык сабыйлары төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Җиңел атомобильдәге тагы бер пассажир – водительнең 76 яшьлек әтисе – авария урынында ук һәлак булган”, – дип белдерделәр ведомствода.+
http://matbugat.ru/news/?id=23482
Фото: БР буенча ЮХИДИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа