Татарстан Республикасында акция старт алды
5 сентябрьдән 11нче сентябрьгә чаклы Татарстан Республикасында "Неделя добра" ( "Изгелек атнасы") акциясе үтә. Җиде көн буена ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә изгелек күрсәтү максатында төрле чаралар үткәреләчәк.Дәүләт, республикакүләм танылган күп кенә татарстанлылар бу акциягә инде кушылып та өлгерделәр.
Әлеге акциянең идеясын "Татмедиа" АҖ нең генераль директоры Андрей Кузьмин да яклап чыкты, ул үзенең Instagram һәм «ВКонтакте» битләрендә «#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясен башлап җибәрде. "Татмедиа" АҖ башлап җибәргән бу акциянең максаты - ярдәмгә мохтаҗ кешеләр язмышына битараф булмаган, аларга ни белән булса да булыша алган олы җанлы ватандашларыбыз турында республикабыз халкына мәгълүмати җиткерү.
«#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясендә республикабызда яшәүче, үзенең яки якын туганнарының, дусларының ярдәмгә мохтаҗларга булышкан изге адымнары турында уртаклашырга теләүче һәркем катнаша ала. Әлеге яхшы яңалык белән уртаклашуы бик гади. Аның турындагы тулы мәгълүматны «Татар-информ» информацион агентлыгының «ВКонтакте»(vk.com/tatarinform) социаль челтәрендә булган группасына «Предложить новость» төймәсенә (кнопка) басып куясы. «Татар-информ» журналистлары килгән хәбәрне республикабыздагы әйдәүче информацион агентлыкның баш битләренә урнаштырачаклар.
Изгелек кылырга тырышыйк, ашыгыйк! Бу турыда безгә хәбәр итегез, ә без бөтен Татарстанга җиткерербез, сөйләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев