Тәмле кишер пирогы рецепты
Кишер пирогы рецепты белән уртаклашабыз.
Ингредиентлар:
- 4 йомырка
- 150-200 грамм шикәр комы
- 0,25 бал кашыгы тоз
- 4 аш кашыгы үсемлек мае
- 300 грамм кишер
- 200 грамм он
- 1,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч.
Йомырка, үсемлек мае, тоз, шикәр салып тугларга. Вак угычтан уылган кишер салып яхшылап болгатырга, он белән көпшәкләндергеч салып тугларга.
Табаны майларга һәм камырны агызырга, 40-45 минут пешерергә.
Лилия Мортазина рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia