Табаларны ничек чистартырга?
Файдалы мәгълүматлар

Табаларны ничек чистартырга?

Тәслимә Рафикова табалар чистарту серен ачты.

Үзенең серләрен ул безгә дә сөйләде: бер чиләк суга 6 флакон кәгазь клее, кыргыч аша үткәрелгән бер хуҗалык сабыны, бер кап кальций содасы салабыз. 

Табаларны шуңа салып 4-5 сәгать дәвамында кайнатабыз. Шуннан соң аларны алып тимер щетка белән юарга кирәк. Табалар кибеттә сатып алынган халәтенә кире кайтачак. 
Хатын кызның уңган-булганлыгын табаларыннан күреп була, дигән бит борынгылар. Сезнең дә табаларыгыз ялтырап. күзләрегезне иркәләп торсын, ди Тәслимә ханым. 

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tabalarny-nichek-chistartyrga

ber


Нет комментариев