Солы ярмасын иттарткыч аша чыгарырга. Җебегән маргаринны шикәр комы белән кушып, яхшылап болгатырга, йомырка, каймак, сода, иттарткыч аша чыгарылган солы ярмасын кушарга. Камыр ясарга. Барлыкка килгән массаны кашык белән майлаган табага салып, духовкага пешерергә куярга.
Моның өчен 200 грамм маргарин, 1 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, 0,5 чәй кашыгы сода, 2 стакан солы ярмасы кирәк.
Нет комментариев