Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Штраф түлисең килмәсә

Яңа ел бәйрәмнәре чорында яшь ылыслы агачларның сакланышын тәэмин итү максатыннан Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә ылыслы агач урманнарын, посадкаларын җирдән патрульлек итү оештырыла.

Ылыслы агачларны яңа ел чыршысына законсыз кисүдә гаепле гражданнар, урындагы кешеләр, юридик затлар урман хуҗалыгына китерелгән зыянны түләргә тиеш булалар һәм административ җаваплылыкка тартылалар.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә (агачларны, куакларны законсыз кисү, казып алу, зарарлау) түбәндәге административ штрафлар каралган:
-гражданнарга 3000 нән 4000 сумга кадәр;
-урындагы кешеләргә 20 000 нән 40 000 сумга кадәр;
-юридик затларга 200 000 нән 300 000 сумга кадәр.
Кодексның II бүлеге нигезендә,шул ук гамәлләр төрле механизмнар, автотранспорт, үзйөрешле машиналар, башка техника кулланып кылынса, җинаять җаваплылыгына тартылырдай дип танылмаса штрафлар түбәндәгечә:
-гражданнарга 4000 нән 5000 сумга кадәр;
-урындагы кешеләргә 40 000 нән 50 000 сумга кадәр;
-юридик затларга 300 000 нән 500 000 сумга кадәр.
Кодексның III бүлеге нигезендә, законсыз әзерләнгән агачны алу, саклау, ташу җинаять җаваплылыгына тартылырдай дип танылмаса штрафлар түбәндәгечә:
-гражданнарга 5000 сум;
-урындагы кешеләргә 50 000 сум;
-юридик затларга 400 000 нән 700 000 сумга кадәр.
"Кызыл Йолдыз урманчылыгы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев