Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Районда - яңа иминият компаниесе

Җәмгыятьтәге үсеш гел бер урында гына тормый. Шул ук вакытта илебездәге вәзгыятьнең катлаулануы, икътисадтагы хәлнең тотрыклы булмавы кешеләрне иртәгесе көнне кайгыртырга мәҗбүр итә һәм үз иминлеген, бизнесын, мөлкәтен, гаиләсен саклау зарурилыгын тудыра. Монда, әлбәттә, иминиятләштерү компанияләре зур роль уйный. Балык Бистәсендә “Согласие” иминият компание бүлекчәсе шул нияттән үз эшчәнлеген башлап җибәрде

. Аның җитәкчесе Ралиф Зиннәт улы Вәлиуллин белән әңгәмәбез компаниенең бүгенге торышы, киләчәккә  планнары турында  булыр.
-Ралиф Зиннәтович, райондашларыбыз сезне “Росгосстрах”ның Балык Бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе буларак яхшы белә. Яңа компаниегә алынуыгыз, коллективны өр-яңадан җыю кыенлыклар тудырмасмы? 
- Бу өлкәдә минем тәҗрибәм бар инде. “Росгосстрах”та эшләгәндә дә сынатмадык, коллектив белән бер булып эшләдек. Монда да шулай булыр дип уйлыйм. “Согласие” иминиятләштерү компаниесенә килгәндә, ул инде Россия Федерациясе буенча шактый киң җәелдерелгән компание, 25 еллык уңышлы күрсәткечләре бар. Татарстанда гына да  аның 10 бүлекчәсе эшләп килә, шул исәптән безнең районда да. “Согласие” иминиятләштерү компаниесендә бүгенге көндә авыл җирлегендә яшәүчеләргә күчемсез милек, йортның эчке җиһазлары, мал-туар һәм автомобильләргә (ОСАГО, КАСКО) һәм бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү каралган. Шулай ук юридик затларга офис биналарын, объектларны, җиһазларны, транспорт чараларын иминиятләштерү мөмкинлеге бар.
Агентлык продуктлары сату буенча менеджерыбыз Ленар Хәбибуллин. Иминиятләштерү буенча авылларда10 агентыбыз уңышлы гына эшләрен башлап җибәрде. Әмма әле бу тулы коллектив дигән сүз түгел. Тулы режимда эшләү өчен безгә тагын 28 агент кирәк.
- Сезгә эшкә урнашу өчен нинди таләпләр куелган?
- Беренче чиратта ул эш сөючәнлек, кешеләр белән аралашу сыйфатына ия булырга, үзе  тәкъдим иткән продуктны гына түгел, ә гамәлдә булган барлык иминиятләү программаларын да белергә тиеш. Әлбәттә, боларын эш дәвамында акрынлап өйрәнәсең. Тагын шунысы уңайлы, иминиятләү агенты штаттан тыш, ягъни компания белән агент килешүе нигезендә яки штаттагы агент булып эшли ала. Хезмәтнең асылына төшенгәч ул барлык тарифларны истә тотып, иминиятләү кагыйдәләренә аңлатма бирергә, нечкәлекләрен аңлатырга, көтелмәгән хәлләрдә мөлкәтне югалту һәм аны каплый ала торган иминиятләү продуктын сайлый. 
“Согласие” иминиятләү компаниясе бүген халыкка шундый мөмкинлек тәкъдим итә һәм энергияле, үз-үзенә ышанган, иминиятләү өлкәсендә тәҗрибәсе булмаса да актив эшчәнлеккә, иминиятләү тармагында һөнәри үсешкә әзер кешеләрне эшкә чакыра.
-Мөрәҗәгать итү өчен адресыгызны да әйтсәгез.
- “Согласие” иминиятләү компаниясенең төп офисы район Автовокзал бинасының икенче катына урнашкан. Адресы: Балык Бистәсе, Ленин урамы, 81 йорт. Телефон номерлары: 89178503232; 8843593224 (Ралиф Вәлиуллин). 89869291907; 88435983224 (Ленар Хәбибуллин). Кабул итү шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш 9.00 дән 18.00 сәгатьләрдә.

Реклама
*Услуги предоставляются ООО «СК «Согласие»,  лицензия ЦБ РФ СЛ№1307 от 25 мая 2015 г.
 ОГРН 1027700032700.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев