Аучылыкта ниләр бар?
Район аучылык җәмгыяте оешмасы рәисе Владимир Макаровның әйтүенә караганда, бу көннәрдә кыргый җанварларны исәпкә алу эшләре дәвам итә.
Ул районыбыз биләмәсендәге биш аучылык хуҗалыкларында алып барыла. Бүгенгесе көнне районыбызның һәр аучылык заказлыгында берәр җаваплы хезмәткәр билгеләнгән. Алар кыргый җанварларны исәпкә алуны үз маршрутлары буенча алып баралар. Аучыларыбыз бу четрекле эшне 10 мартта тәмамларга исәп итәләр.
Нет комментариев