Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Помидор үстерү СЕРЛӘРЕ

Томатлар эре булсын һәм берничә көнгә тизрәк өлгерсен өчен йод кушылган «эчемлек» эчертергә кирәк: 10 литр суга 3-4 тамчы йод тамызасы һәм тамырына сибәсе. Атнага бер тапкыр бер төпкә 2 литр сибәргә кирәк.

200 литрлы кисмәккә шуның 1/3 өлеше кадәр кычыткан белән тузганак яфрагы тутырасың, бер чиләк тирес саласың. Аннары кисмәк тулганчы су тутырасың. Тизрәк әчесен өчен, өстенә пленка каплыйсың. Ун көннән бер пакет «Гумат+7» саласың. Аннары ун өлеш суга бер өлеш катнашма кушып сибәсең.
Бер стакан җылы суга 1 аш кашыгы суперфосфат өстәп, ике тәүлек тотасың да бер чиләк суга салып, помидор куагы яфракларына сиптерәсең. Бу катнашма шулай ук томатларга тиз өлгерергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса