Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Балыкбистэлелэр, баланы нинди секция бирергэ?

Баланы нинди спорт секциясенә бирергә? Беренче карашка әллә ни катлаулы мәсьәлә түгел инде. Күпчелек ата- аналар балаларының үзләре яраткан спорт белән шөгыльләнүләрен телиләр. Үзләренең яшьлек хыялларын балаларында тормышка ашырырга омтылалар. Әмма без секцияне балабыз өчен сайлыйбыз бит. Димәк беренче чиратта, аның теләген, физик мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк. Безнең районда балаларга...

Баланы нинди спорт секциясенә бирергә? Беренче карашка әллә ни катлаулы мәсьәлә түгел инде. Күпчелек ата- аналар балаларының үзләре яраткан спорт белән шөгыльләнүләрен телиләр. Үзләренең яшьлек хыялларын балаларында тормышка ашырырга омтылалар. Әмма без секцияне балабыз өчен сайлыйбыз бит. Димәк беренче чиратта, аның теләген, физик мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк.
Безнең районда балаларга физик культура, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. "Дельфин" спорт комплексы, "Яшьлек" стадионы кебек корылмалардан тыш, баскетбол, волейбол уйнау өчен универсаль мәйданчыклар, урам тренажерлары бар.
"Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе"ндә дә яңа уку елы башланды. Бүгенге көндә анда милли көрәш, футбол, хоккей, бадминтон, йөзү түгәрәкләре эшли.
Узган ел спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр 35 район, 40 республикакүләм ярышларда катнаштылар. "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" яшь спортчылары арасында дөнья беренчелегенең көмеш призерлары, көрәш буенча Россия чемпионнары, Муса Җәлил исемендәге Бөтенроссия турниры җиңүчеләре, Татарстан республикасы укучылары Спартакиадасының бронза медале ияләре, район һәм республика ярышларының күп тапкыр призерлары бар.
2015-2016 уку елында 2 кешегә спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Йөздән артык үсмер 1, 2, 3 спорт разрядлары нормаларын үтәделәр.
Бүгенге көндә "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" милли көрәш, футбол, хоккей, бадминтон, йөзү түгәрәкләренә укучылар кабул итүне дәвам итә. Балалар мәктәпкә 7 яшьтән йөри ала башлыйлар. Гариза һәм документларны ДЮСШның уку бүлегенә тапшырырга кирәк.
Илгиз Җамалиев.
Фото: firecrackerline.tumblr.co

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев