Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Ни өчен бәрәңгене кәтлит белән бергә ашарга ярамый?

Табиб Марий Беляева, бәрәңге боткасын кәтлит белән ашамау хәерле, дип белдерә.

Аның сүзләренчә, кәтлит белән бәрәңге боткасы ашказаны-эчәклек трактына авырлык китерә. Бу турыда «АиФ» яза.

Белгеч сүзләренчә, ризыкны эшкәртү өчен кайбер ферментлар җавап бирә, аларның йогынтысын билгеле бер ризыклар нейтральләштерергә мөмкин. Шуңа күрә кайсыбер әйберләрне бергә кушып ашамау хәерле.

«Ит һәм балыкны, ягъни аксымлы ризыкны бәрәңге белән кушмау хәерле. Бәрәңгедә крахмал бик күп. Крахмал тиз эшкәртелә, ә аксымнар акрын», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, шикәр булган ризыкларны (мәсәлән, җиләк-җимеш) аксымлы ризык белән кушмау хәерле. Аксымлы ризыкларга гарнирга яшелчәләр туры килә, аларда катлаулы углеводлар күп була.

Моннан тыш, сөтне башка ризыклар белән кушмау яхшы, аеруча җиләк-җимеш һәм майлы ризыклар белән. Беляева сүзләренчә, сөтне организмдагы лактаза ферменты тарката.

«Күпләрдә бу фермент бик аз яки бөтенләй юк, өстәвенә, әгәр ашказаны-эчәклек трактында башка азык – аеруча озак эшкәртелә торганы да булса, сөт яхшылап эшкәртелми, әчи башлый. Бу – микрофлораны боза», – ди табиб.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев