Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

“Миллионер” салаты рецепты

Бу гадәти булмаган туклыклы һәм телеңне йотарлык салатны ясап карагыз.

Ингредиентлар:

  • Пешкән сыер теле 120 грамм
  • Йомырка 1 данә
  • Яшел алма 1 данә
  • Караҗимеш  60 грамм
  • Каты сыр 70 грамм
  • Майонез 100 грамм
  • Лимон согы 2 кашык
  • Әстерхан чикләвеге

Йомырка, алма, тел һәм караҗимешне салам кебек турыйбыз.

Алма өстенә лимон согы сыгабыз, ул үзгә тәм биреп кенә калмый, ә алманы каралтмый да. Каты сырны эре кыргыч аша үткәрәбез. Башка ингредиентлар янына аның яртысын гына кушабыз һәм барысын бергә болгатабыз.

Майонез кушабыз һәм тагын бутыйбыз.

Салатны таусыман формага китереп өябез. Өстенә калган сырны сибәбез.

Челтәрсыман итеп майонез агызабыз.

Әстерхан чикләвеге, кара җимеш һәм яшел тәмләткечләр белән салатыбызның өстен бизибез.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса