Миләштән джем
Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар.
Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра.
Джем өчен кирәкле ингредиентлар 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.
Әзерләү тәртибе. Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны, иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.
Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia