Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

«Матбугат.ру»дан өй ипие РЕЦЕПТЫ (ФОТО)

Ипикәй! Нинди зур һәм җанга якын сүз! Аның мичтә пешкән чакта өйгә таралган тәмле исе, балачакның иң матур бер хатирәсе булып, әле һаман борынны кытыклап тора. Минеке шулай инде. Сезнеке дә нәкъ шулайдыр дип уйлыйм. Заманалар үзгәрү белән ипикәй дә мичләрдә пешми башлады. Мичләр сүтелгәннән, аларда ипикәйләр-бәлешләр пешми башлаганнан соң...

Узган ел сул як күршем туган көненә чакырды. Өстәл тирәли утыруга: "Яңа гына пеште, ашап карагыз әле", - дип, кап-кайнар ипикәй телемнәрен түр якка алып чыкты. Күпереп пешкән ул ипикәйнең тәме бүген дә тел очында тора. Ул көнне, нишләптер, ипикәй пешерү рецептын сорап алырга җай булмады. Аннан ул тагын онытылды. Ә бүген икенче бер күршем үзе пешергән икмәкне күчтәнәчкә биреп чыгарды. Шунда минем дә күңелгә: "Тукта әле, күршеләрем булдырганны мин булдыра алмыйммыни?"дигән уй килде. Уйланган эш - беткән эш инде ул, җәмәгать. Мин дә тәвәккәлләргә булдым: күршем Ләйсән Шәрипова рецепты буенча ипикәйне пешереп карадым. Аны адымлап пешерү рецепты белән "Матбугат.ру" укучылары белән дә бүлешәм.
1. Башта зур гына бокалның өчтән бер өлешенә 1 чәй калагы чүпрә, 2 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы шикәр комы, 4 аш калагы үсемлек мае салып эрергә куябыз.
2. Ул әзер булуга, 3 бокал су (берсен тулар-тулмас итеп алабыз), ипи ачысы салып камыр изәбез.
3. Бик үк каты итми генә камырны басабыз. Әзер камыр кулдан кубып торырга тиеш.
4. Ипи камырын җылы урынга кабартырга куябыз.
5. Кабарган камырны төшереп, газ өстендә бераз төпләре җылытып алынган табаларга салабыз.
6. Ипи камыры кабарып менүгә, 1 сәгать тә 5 минутка духовкага озатабыз.
7. Тиешле вакыт үтте, ипикәйләр пешеп тә җитте! Тәме ничек дисезме? Урыслар әйтмешли, обалденный! Ни генә дисәң дә, үзең пешергән - үзең пешергән инде. Кибетнеке түгел!
Чыганак: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев