Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Кырыгалдарлар кармагы: “ир кайтару” ун мең сум!

Чегәннәр килгән! Балачактан хәтергә сеңеп калган бу сүздән шулкадәр куркып калган мин. Әле хәзер дә юлыма чегән халкы очраса, урамның икенче ягына чыгарга тырышам. Авылга чегәннәр килгән көнне урамга чыгу юк, капка-ишекләр дә бикләнә. Мин әле үсеп буйга җиткәнче үземне чегәннәр урлап китүдән куркып яшәдем. Хәтта олы кешеләр дә чегәннәр...


Дәү әни дә бервакыт чегәннәр корбаны була язды. Бәхеткә, капкасыннан ике чегән хатынының кереп киткәнен күршеләре күреп кала. Алар килеп кергәндә, дәү әни инде җыйган акчасын диванга чыгарып салган, колак алкасын салырга керешкән була.

Соңыннан елый-елый сөйләгәне истә. "Берни белмим, гипнозладылар", ˜- ди. Акчасының төгәл суммасына кадәр әйтә. Күршеләренең керүен дә сизә. "Нурәхмәт тавышыннан гына айнып киттем", - ди. Күрәсең, ир-ат тавышы аны бу халәтеннән чыгара.

Авылларда чегәннәр инде хәзер сирәк күренә. Тик шәһәрдә һаман да очрап торалар. Мәсәлән, сентябрьдә күкрәк баласы күтәреп, ипи-сөткә дип акча теләнгән хатынның баласы ел дәвамында "үсмәде". Гадәттә, бала ун айдан тәпи китә. Ә бу хатын исә һаман шул баласын күкрәгенә кысып утыра. Юри күзәткәнем бар: ун узучының бишесе генә булса да хәер бирми китми. Акмаса да тама бит, сигез сәгать буе бил бөгеп кайтасы юк.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев