Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Февраль аенда нәрсәләр чәчәбез?

Бакчачылар өчен Февраль аенда бары вегетация чоры бик озын һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр.

Помидор
Үсентеләрне ачык грунтка утыртырга планлаштырсагыз, вегетация срогы 110 көннән алып 140 көнгә кадәр булган, соң өлгерә торган сортларны сайлагыз. Помидорның мондый сортлары  ике ай эчендә үсенте булып җитешә,  аны инде җылытылган грунтка утыртырга була.
Әгәр дә сез үсентеләрне теплицага утыртырга җыенасыз икән, февраль аенда уртача өлгерешле яки иртә өлгерешле помидор сортларын чәчәргә мөмкин.
Борыч
Ике ай ярым эчендә үсенте булып өлгерә торган борыч сортларын февральдә чәчәләр. Уртача алганда, орлыклар шытсын өчен, якынча 7 көн кирәк, шуннан соң беренче шытымнарга аз гына су сибәләр. Грунтка тамырлары яхшы формалашкан һәм 25 см биеклектәге таза сабаклы үсентеләрне утырталар.
Борычларның өлгерү срогы – 90–40 көн.

Баклажан
Вегетация чоры бик озын булган тагын бер үсемлек – баклажан (сортына карамастан). Ул грунтка утыртырга ике ай кала, уртача дымлы туфракка чәчелә.
Баклажан орлыгы 2 атнадан шыта, вегетация чоры – 100–150 көн.

Порей суганы
Бу ике еллык яшелчәнең дә вегетация чоры озын, ачык туфракка күчереп утырту өчен шытымнар 60 көн өлгерә.
Порей үсентеләрен май башында ук грунтка күчерергә мөмкин, чөнки ул салкыннардан курыкмый. Дөрес җылылык режимын гына сакларга кирәк, чөнки эсседә үсентеләрдә беренче елда ук орлык сабагы барлыкка килергә мөмкин.

Сельдерей
Февральдә чәчү өчен хуш исле һәм файдалы сельдерейга игътибар итәргә киңәш итәр идек. Сельдерей – вегетация чоры озын булган культура, аның кайбер сортлары 200 көннән соң өлгереп җитә.
Беренче үсентеләр күренә башлагач, шытымнарны яктыртылган урынга куярга кирәк. Сельдерей салкыннардан курыкмый, шуңа күрә аны май уртасында ук грунтка күчерергә мөмкин.

(Тулырак: https:/syuyumbike.ru/news/)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса