Балык Бистәсендә снегоходларга техник карау уздырылды
Узган атна ахырында Трой Урай авылында шәхси снегоходларга техник карау уздырылды.
-Техник карауга китерелгән снегоходлар барысы да төзек булуы сөендерде, хуҗаларының да тиешле категориядәге тракторист-машинист таныклыклары бар иде,- диде безнең хәбәрчебезгә дәүләт техник күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Линар Гыймаев. Бу көнне снегоходларны эксплуатацияләүдә куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә дә уздырылган. Линар Гыймаев шулай ук әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән Александр Фугинга зур рәхмәтен белдерде.
Мондый техник караулар районыбызның башка авылларында да үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа