Балыкбистәлеләр игътибарына: дәүләт пошлинасы күпме түләнә?
Соңгы вакытларда күчемсез милекне теркәгәндә нинди күләмдә дәүләт пошлинасы түләнүе хакында кызыксынып безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта башлады. Татарстан Республикасы Росреестр идарәсеннән алынган түбәндәге аңлатма шуңа җавап булыр дип ышанабыз:
"Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе теркәү эшләре башкарылганда дәүләт органына теркәү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итүче милекче яисә аның ышанычлысы Дәүләт пошлинасын түләргә тиешлеген хәбәр итә. Физик зат җир участогына шәхси ярдәмче хуҗалык, дача хуҗалыгына, бакчачылык, җиләкчелек, шәхси гараж яисә шәхси торак төзелешенә, я булмаса әлеге җир кишәрлегендә күчемсез милек булдыру нияте белән йөргәндә, гадиләштереп әйткәндә " дача амнистиясе"нә хокук бирүне рәсмиләштергәндә, дәүләт пошлинасы 350 сум күләмендә түләнелә. Дәүләт теркәвенә гомуммилек өлешенә ( күчемсез милекне мирас итеп калдырганда, пай взносын торак өлешенә керткәндә, торак төзелешендә, дача, гараҗ яисәбашка куллану кооперативы, элек хокукка бирү килеп туганда) дәүләт пошлинасы һәр бер мөрәҗәгат итүче тарафыннан өлеш күләменең нинди булуына карамастан тулысынча түләнә.
Шуңа да игтибарны юнәлтәсебез килә, әгәр Дәүләт мәглүматлары системасында дәүләт пошлинасы түләү турында һәм муниципаль түләүләрдә бу хакта мәгьлүматлар булмаса һәм дәүләт пошлинасы документы дәүләт теркәве турында гариза белән бирелмәсә, документлар тикшерүгә кабул ителми. Мондый документлар ун көн вакыт эчендә аны бирүчегә кире кайтарыла. Дәүләт пошлинасы тулы күләмдә түләнмәгән очракта да бу тәртип сакланып кала.
Росреестр идарәсе граҗданнарның игьтибарын түләү документларын дөрес тутырырга кирәклегенә дә юнәлтәсе килә. Әгәр инде күчемсез милек урнашкан урынга башка районның ОКТМО сы күрсәтелгән булса, мөрәҗәгать итүчегә гаризаны дөресләнгән вариантта кабул итүчегә тапшырырга кирәк булачак.
Фотосы: astrakhan.kolesatyt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев