Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Балык Бистәсенә вәкаләтле вәкил килә, соравыңны әзерлә

13 декабрь көнне Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Удачина һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Әхмәтшин Балык Бистәсе районында балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү үткәрәчәкләр.

Алар мәгариф системасы, сәламәтлек системасы, халыкны социаль яклау учреждениеләрендә булачаклар, балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Кабул итүгә 2-32-16, 2-22-04 телефоннары аша алдан язылырга мөмкин.

Фотосы: elabugacity.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев