Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Алдаркараклардан сак бул!

Балык Бистәсе район суды мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтә - телефон мошенниклары үзләрен суд хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: мошенниклык гамәлләренең яңа төр очраклары ешайды.

Схема түбәндәгечә эшли: җинаятьчеләр күптән түгел судларга мөрәҗәгать иткән кешеләргә аларның эшләре буенча тикшерү датасын кичектерү яисә билгеләү турында хәбәр итәләр.

Хәбәр итү фактын раслау өчен кешеләргә килгән СМСның кодын әйтеп бирергә яки сылтама буенча күчәргә тәкъдим итәләр. Моны һич кенә дә эшләргә ярамый.

Чынлыкта бу код алданучының «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтына керү мөмкинлеге бирә, һәм шуннан соң алдаркараклар бу кешегә кредит рәсмиләштереп акча алырга мөмкин.

Билгеләнгән эшләр турында мәгълүматны җинаятьчеләр суд сайтларында ала - бу мәгълүмат ачык кулланылышта бастырыла, ә потенциаль алданучыларның телефон номерларын  законсыз рәвештә алынган була.

Исегезгә төшерәбез: әгәр дә гариза бирүче эш буенча «дәүләт хезмәтләре»ндә повестка алу вариантын сайлаган икән, аңа нинди дә булса смс һәм керү кодларыннан башка, бигрәк тә аларны кемгә дә булса хәбәр итәргә кирәкми.

Судка мөрәҗәгать иткәндә суд хезмәткәрләре смс-хәбәр җибәрергә ризалык тутырырга тәкъдим итә алалар. Бу очракта хәбәр итүнең башка ысуллары (телеграмма, заказлы хат, повестка тапшыру) кулланылмый. Иң мөһиме, суд чакыруы турындагы хәбәр һәм аны адресатка уңышлы тапшыру дөрес теркәлсен.

Суд хезмәткәрләре смстан кодларны беркайчан да таләп итмиләр һәм сылтамалар буенча күчүне сорамыйлар!
Сездән уяу булуыгызны һәм мошенниклар хәйләсенә эләкмәвегезне сорыйбыз!

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район судының «ДИАЛОГ " матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса