Үзенә үзе укол ясау аяныч хәлгә китергән
Фаҗигаләр

Үзенә үзе укол ясау аяныч хәлгә китергән

Татарстанда бер хатын-кыз үзенә үзе укол кадаган. Әмма антибиотик тискәре нәтиҗәгә китергән. Хатын-кыз комага киткән. Туганнары өйдә булып чакырткан ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада килеп җиткән. Минзәлә табиблары аның йөрәк тибешен җайга сала алган, тик комадан чыгара алмаган. Ханымны Яр Чаллыга БСМПга озатканнар. Анда да ярдәм итә алмагач, авыруны вертолет...

Татарстанда бер хатын-кыз үзенә үзе укол кадаган.

Әмма антибиотик тискәре нәтиҗәгә китергән. Хатын-кыз комага киткән. Туганнары өйдә булып чакырткан ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада килеп җиткән. Минзәлә табиблары аның йөрәк тибешен җайга сала алган, тик комадан чыгара алмаган. Ханымны Яр Чаллыга БСМПга озатканнар. Анда да ярдәм итә алмагач, авыруны вертолет белән Казанга җибәрергә туры килгән. Хәзер аның гомере өчен Казан табиблары көрәшә. Ул һаман да комада ди.

Чыганак: almet-rt.ru


Нет комментариев