Баланың әтисе белән телефоннан сөйләшкәч, ир башка хатын белән очраша башлавын әйткән. Елена Х. аңа баланы да үтерәм, үзем дә үләм дигән. Шушы сөйләшүдән соң куркып калган ир тиз генә хастаханәгә килсә, икенче катның тәрәзә төбендә кулына бала тоткан хатынын күреп алган. Пациентлар кызга сикерергә ирек бирмәгәннәр. Хәзер яшь әнигә карата җинаять эше кузгатылган. Кыз психиатрда исәптә тора торган булган. Аны дәваланырга салганнар.
Нет комментариев