Ачыкланганча, фуралар трассадан колонна белән барган. Кайсыдыр бер мизгелдә Мәскәү номерлары булган «Мерседес» йөк машинасы, дистанция сакламыйча, алда барган «КАМАЗ»га килеп кергән.
Шуннан соң автомобильләр бер-бер артлы «Вольво» һәм «Сузуки» машиналарына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Мерседес» кабинасы изелгән, йөртүчесе конструкцияләр арасында кысылып калган.
Һәлакәт урынына ЮХИДИ, 154нче янгын сүндерү часте һәм 2нче зона коткаручылары килгән. Алар гидравлик инструмент ярдәмендә кисеп, машина йөртүчесен изелгән кабинадан чыгарган.
Коткаручылар 46 яшьлек «Мерседес» йөртүчесенә беренче ярдәм күрсәтеп, табиблар кулына тапшырган. Аягы сынган ир-атны Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Нет комментариев