Кичә иртән Кукмарада хатын-кызны поезд бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
112 бердәм коткару хезмәтенә һәлакәт хакында 9.57 сәгатьтә хәбәр ителә. Кукмараның 63 яшьлек хатын-кызы поезд бәрдерү аркасында урында ук һәлак булган.
Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.
http://matbugat.ru/news/?id=18737
фото
Нет комментариев