ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДАГЫ ЮЛ ФАҖИГАСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАН ДҮРТ КЕШЕНЕҢ ДҮРТ БАЛАСЫ ЯТИМ КАЛДЫ
Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Котычкыч һаләкәттә корбан булган ирле-хатынлы булганнарының өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган пассажирканың биш яшьлек кызы әнисез калды.
4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария була. "Хендэ Крета" автомобиле белән 14нче модельле "Лада" машинасы маңгайга-маңгай бәрелешә. "Иномарка" руле артында булган 35 яшьлек йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыга. "Лада" йөртүчесе һәм аның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Бер пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. "Иномарка" йөртүчесе һәм андагы ике пассажир да хастаханәдә.
14нче модельле "Лада" машинасы руле артында булган 1978 елгы ир - ат, аның 1983 елгы тормыш иптәше Теләче районында гомер кичергән. 4 гыйнвар көнне алар гаилә дусларына , аның хәләл җефете, Лениногорскидан кунакка кайткан бертуган энесе белән бергәләп Казанга кинотеатрга барышлары булган. Тик, ни кызганыч, шушы юлда аларны үлемнәре сагалап торган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев