Нурлат районында бер ир-ат ат арбасы астында калып һәлак булган
Фаҗигаләр

Нурлат районында бер ир-ат ат арбасы астында калып һәлак булган

Һәлакәт төнлә белән бозлавыкта килеп чыккан.

Кичә кичке 8 тулып 15 минут узгач, Татарстанның Нурлат районында булган транспорт һәлакәте кеше үлеменә китергән. Чистай-Аксубай-Нурлат машина юлының 102 нче чакрымында җиккән атта барган 45 яшьлек ир транспорт чарасының юлда торышы кагыйдәләрен бозып, юлдан төшеп капланган, диелә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган хәбәрдә.

Нурлатның "Дружба" газетасы бу фаҗига турында аңлатма биргәнчә, караңгыда бозлавыкта җиккән ат белән идарә иткән ир идарәне югалткан һәм ат арбасы белән әйләнеп капланып үлгән.

Чыганак: tatar-inform:


Нет комментариев