Казанда җәмәгать автобусы янган – видео
Бу хәлне күргән кешеләр, бүген 15.00 сәгать тирәсендә шәһәрдә 30 нчы маршрут җәмәгать автобусында ут чыкканын әйтә.
Бүген Казанда җәмәгать йөртә торган автобус янган. Бу хакта беренче булып социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралды, шәһәр эчендә пассажирлар ташый торган автобусның януын сурәтләгән видео пәйда булды.
Бу хәлне күргән кешеләр, бүген 15.00 сәгать тирәсендә шәһәрдә 30 нчы маршрут җәмәгать автобусында ут чыкканын әйтә. Ул вакытта автобус Зорге урамындагы "Олимп" үзәге янында туктый. Тиз арада янгын сүндерүчеләре килеп җитә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, автобустагы пассажирларның берсенә дә зыян тимәгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ялкын сүндерелгән булган, янгын мәйданы ярты квадрат метрдан артмаган.
Чыганак : tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев