Шушыңа охшаш язмалар: « Узган ел Казанда иң төп вакыйга нәрсә булган?Авиаһәлакәттә үлгән Александров ансамбле биючесе Ралина белән Казанда хушлашачаклар »
http://rsloboda-rt.ru/tt/fajigaler/item/22269
фото fedpress.ru
Балык Бистәсе районы
18+Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкәктә "Turkish Airlines" компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы җирле вакыт белән 7.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә) "Манас" аэропортына төшкәндә һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә "Татар-информ" "РИА Новости"га сылтама белән.
Очкыч аэропорт янында дачалар урнашкан бистә өстенә килеп төшкән. Һәлакәт урынында унбишләп йорт җимерелгән, ике йорт янган. Бу һәлакәттә башта 20 кешенең гомере өзелүе хәбәр ителгән иде, шул исәптән экипажның өч әгъзасы һәлак булган. Соңрак Кыргызстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында "мәгълүматлар әле һаман ачыкланып тора, ләкин кимендә 37 кешенең һәлак булган"ын искәрткәннәр, алар арасында җирле халык һәм экипаж әгъзалары бар, дип белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев