Ул башта Пушкин урамында 17 йорт каршында артка чигенгәндә юл кырыенда басып торган 55 яшьлек ир-атны бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качкан.
Кичә төнге 1 ләр тирәсендә «Киа» автомобиле белән идарә итүче 27 яшьлек исерек ир-ат бер-бер артлы ике юл-транспорт һәлакәте ясаган дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.
Башта Пушкин урамында 17 йорт каршында артка чигенгәндә юл кырыенда басып торган 55 яшьлек ир-атны бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качкан. Җәяүленең кулы һәм аягы сынган, хастаханәгә озатылган.
10 минуттан «Киа» автомобиле йөртүчесе Уң Болак һәм Чернышевский урамнары чатында светофорның кызыл төсенә туктаган «Хёндэ» автомобиленә бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында «Киа»ның 26 яшьлек пассажиры һәм «Хёндэ»нең 22 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.
Светлана Белова
Фото: vzakon.com
Нет комментариев