Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Терлекчелек тормыш юлдашы

Күп авылда бүген савым сыерларының баш саны кимү ягына барганда Яңа Арышта аның киресе күзәтелә. Биредә савым сыерларының баш саны елның- елында арта.

Гадәттәгечә монда да һәркем үзенең яраткан хезмәте белән көн күрә. Авылда тырышлыклары белән данланган Имамиевләр гаиләсен тирә юндә генә түгел инде шәһәрдә дә яхшы беләләр һәм көтеп алалар. Чөнки дистә елга якын инде алар үз ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән сөт продуктлары белән тәэмин итәләр аларны.

Үзвакытында хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы буларак макталган Хиҗап абзыйның данлы эше бүген дә онытылмый. Аны улы уңышлы төстә дәвам иттерә. Тормыш иптәше Мөршидә апа белән алар бик матур гомер кичереп өч бала тәрбияләп үстергәннәр.Һәркайсы катлаулы тормыш юлында үз юлларын табып менә дигән итеп яши. Уллары Рәмис һәрбер авыл малае төсле мәктәп елларыннан ук әтисе янәшәсендә йөреп, менә дигән хезмәт күнекмәсе алган. Хәрби хезмәттән кайту белән ул җиң сызганып бу дөньядан вакытсыз киткән әтисенең яраткан эшен кабул итеп ала. Елның- елында урып- җыю эшләрендә мактала. Озын кыш айларында хуҗалыкта да тотрыклы зш урыны булмаганга үзләренең шәһси хуҗалыкларын киңәйтергә булалар.Аның бу уен фермада сыер савучы булып эшләүче тормыш иптәше Нурания дә хуплый. Үз эшләрен киңәйтүнең тагын бер уңайлыгы булуы нык сөендерә аларны. Гаиләдә үсеп килүче өч улларына да менә дигән хезмәт тәрбиясе бирү мөмкинлеге ачыла. Чынбарлыкта шулай килеп чыгада. Алар җәй буена бергәләшеп печән әзерлиләр, көтү көтәләр, бакчаларында мул уңыш үстереп алалар. Олы уллары Фәнис үз гаиләсен корып шәһәрдә яшәсә дә, һәр ялда диярлек авылга кайтып әти- әнисенә булышырга да вакыт таба. Уртанчылары Рәзилне менә чын җир кешесе дип атарга мөмкин. Мәктәптән соң ул Казан авыл хуҗалыгы универсетын тәмамлаган. Җәй айларында үз хуҗалыкларында хезмәт куйган, кызу урак өстендә әле комбаенда эшләргә дә өлгергән.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек