Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Телефонга килә торган “Бәхет хатлары”бәхеткәме, әллә чүп өстенә чүмәләме?

Автор: Энҗе НОГМАНОВА Телефонга яңа хәбәр килгәч, дуслар ни яза дип кызыксынып укый гына башлыйсың, чираттагы "бәхет хаты" булып чыга. Сезнең дә танышларыгыз арасында бардыр, даими рәвештә шундый хатлар юллап торырга яратучылар. Йә гафу үтенеп язалар, бу хатны башкаларга җибәрмәсәң бәхетсезлек килә дип куркыталар, ярдәм сорыйлар, яки бөтенләй мәгънәсезгә шаярталар....

Автор: Энҗе НОГМАНОВА
Телефонга яңа хәбәр килгәч, дуслар ни яза дип кызыксынып укый гына башлыйсың, чираттагы "бәхет хаты" булып чыга. Сезнең дә танышларыгыз арасында бардыр, даими рәвештә шундый хатлар юллап торырга яратучылар. Йә гафу үтенеп язалар, бу хатны башкаларга җибәрмәсәң бәхетсезлек килә дип куркыталар, ярдәм сорыйлар, яки бөтенләй мәгънәсезгә шаярталар.

Шулкадәр туйдыра кайчак бу ябышкак хатлар, бөтенләй укып та тормыйча бетереп атасың. Бар шундыйлар да: хатта әйтелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәп торалар, чылбырны өзмим дип бөтен таныш-белешне хатка күмәләр. Ничек кенә булмасын, "бәхет хатлар"ын алгач үзеннән-үзе шундый сорау туа: кемгә, ни өчен кирәк икән алар?

"Миңа "Бәхет хаты" җибәрделәр. Нәрсә бу?"

Бу хәбәрләрнең башында, кагыйдә буларак, "Бәхет хаты" дигән тамга була. Аны элегрәк почта ящикларына салып китәләр иде. Хәтерлисездер, моннан берничә ел элек, мондыйрак эчтәлекле хатлар алдык (хат оригинал рәвештә бирелә, орфографик хаталар төзәтелмәде):

"Бу хатны Согуд Гарәбстаннын барлык мөселманнар исеменә Мөхәммәд пәйгәмбәр мәчете имамы Шәех Әхмәд жибәрә. Җомга кич, Коръән - Кәримне укыганнан сон Шәех Әхмәд тошендә Мөхәммәд пәйгамберне курде. Әйе, Шәех Әхмәд, - диде пәйгамбәр, - җомга конне 600 кеше вафат булды, ләкин берсе дә жәннәткә керә алмады. Сәбәбе шунда: хатыннар ирләрен тынламый башладылар, бай мөселманнар ярлыларга, фәкыйрләргә, ятимнәргә булышмыйлар, биш кат намаз укымыйлар. Әйе, Шәех Әхмәд, синен ярдәмендә бу хат. Һәр мөселманга барып житәргә тиеш, һәм алар аны кучереп дин кардәшләребезгә таратсыннар. Бу хат бөтен мөселман дөньясына барып житәргә тиеш. Аны кучереп таратучы муллыкта яшәр. Бу хатны алган кеше аны таратырга теләмәсә, Аллахы Тагәләнен рәхмәтенә ирешмәс. Әгәр алдагы таләпләрне утәгән кеше бурычлы булса, Аллах ана бурычлардан азат ителергә ярдәм итәр. Мин, Шәех Әхмәд әйткән сузләр дөрес булмаса, Мөхәммәд пәйгәмбәр мине яратмасын. Бу хатны алгач, аны кучереп 20 данә таратыгыз. Шунын белән без Мөхәммәд пәйгәмбернен теләгенен тормышка ашырырбыз. Хатны саклар өчен узегездә калдырмагыз, таратыгыз. Ни исемле кеше, бу хатны алгач ук тарата башлады. Берничә көннән сон ул бәхеткә иреште. Абдул Сәлам атлы кеше, хатны алгач, эшләрене начар баруы сәбәпле, аны әшендә онытып калдыра. Тиздән ул бөтенләй әшсез кала. Сонрак, хат исенә төшкәч, аны тарата башлый. Биш көн дә узмый, анын әшәлре жайга салына, һәм ул әлекке әшеннән дә якынрак әш таба. З атлы кеше хатны алгач, аны кирәксезгә санап, ертып ташлый. Тугыз көннән сон бу кеше вафат була. Хатнын сонгы юлларында тагын бер кат утенеп сорыйм, хатны таратыгыз».

http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18925-telefonga-kilә-torgan-"bәhet-hatlaryi"bәhetkәme-әllә-chүp-өstenә-chүmәlәme?.html

фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев