Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Ренат Әгъзәмов: «Киркоров кызының туган көненә тортны миннән ясатты»

Танылган милләттәшебез - бөтен дөньяга атаклы кондитер Ренат Әгъзәмовның Казанда халыкара торт күргәзмәсе ачылды. Тортлар короле шәһәр халкына күчтәнәч белән килгән. Ике метрга якын биеклектәге ярым ай утыртылган торт Казанның истәлекле урыннары, милли бизәкләр белән бизәлгән иде, аңа якынча кырык килограмм шоколад киткән. Ренатның бу иң тәүге күргәзмәсе. Анда ул...

Танылган милләттәшебез - бөтен дөньяга атаклы кондитер Ренат Әгъзәмовның Казанда халыкара торт күргәзмәсе ачылды. Тортлар короле шәһәр халкына күчтәнәч белән килгән. Ике метрга якын биеклектәге ярым ай утыртылган торт Казанның истәлекле урыннары, милли бизәкләр белән бизәлгән иде, аңа якынча кырык килограмм шоколад киткән.

Ренатның бу иң тәүге күргәзмәсе. Анда ул гомуми авырлыгы ике тонна булган, өчәр метр биеклеккә кадәрге уннарча кулинар шедеврлар тәкъдим итте. Күргәзмәгә куелган тортларның нигезен пенопласт каркас тәшкил итә, декорацияләре барысы да ашый торган, шоколадтан ясалган. Һәр күргәзмә саен алар яңартылып торачак.

- Күргәзмәне тарихи ватаным булган Казаннан башларга ниятләдем Күргәзмәләр туры өч елга исәпләнгән. Россия шәһәрләрен йөреп чыккач, чит илгә дә юл тотачак, - диде ул, күргәзмә ачылышыннан соң журналистлар белән аралашканда.

Ренат Әгъзәмов тумышы белән Киевтан булса да, Сочи шәһәрендә үскән.
- Әбием белән әнием пешергән ризыклар иситмәле иде. Мин кондитер буларак үземне җиде яшемдә үк сынап карадым - кекс пешердем. Ул бик тәмле чыкты. Унөч яшемдә әнинең туган көненә беренче тортымны пешердем. Кондитер булу минем хыялым иде, - ди ул.

Ренатның инстаграм битенә миллионлаган кеше язылган. Алар аның һәр иҗат җимешен - берәр метрлы яхта, җиде метр озынлыктагы "Цвингер» сарае, фонтан, хрусталь люстра формасындагы тортларын күзәтеп тора, дөньяның әллә кайсы читеннән заказлар җибәрә. Кондитерның тортларыннан авыз иткән сәясәтче, эстрада, кино, спорт йолдызлары юктыр. Күргәзмә ачылган көнне дә ул Филипп Киркоров кызының туган көненә торт җибәрүен әйтте. Әледән-әле телефонын алып, заказның барып җитү-җитмәве белән кызыксынды. Безгә дә әлеге тортның фотосын күрсәтте. Кыз балага ясалган, тортка, әлбәттә, Барби курчагы утыртылган иде.


- Торт ясаудан бигрәк, аны илтеп тапшыру авыр. Әлеге күргәзмәгә ясалган бер тортка утыртылган шоколад кияү сыны егылып төште, төнлә тиз генә аны кабат ясап куярга туры килде. Безнең тортлар Дубайга да озатыла, анда җидешәр метр озынлыкта, дүртәр метр биеклектәге тортларга заказ бирәләр, шундый җиде проектыбыз бар. Алар хуҗасына барып җиткәнче борчылып торабыз. Уңышның илле проценты - торт пешерү, калган илле проценты аны илтеп тапшыруда. Елына исә без ике меңләп торт эшлибез. Бер туйга җиде торт та эшләгән чаклар бар. Тортлар бит алар агачтан түгел, гади крем, бисквиттан тора. Монда инде без каркасларын, авырлык үзәген истә тотарга тиешбез. Йорт салганда аның нигезен ничек эшлиләр, бездә дә шулай. Бу - иң мөһиме, - ди ул.



Ренатның әйтүенчә, хәзер тортларның элеккеге традицион рецептлар белән пешерелгәннәре популяр.
- Грозный шәһәрендә кондитер фабрикасы ачылды. Киңәшләрең белән ярдәм итәрсең дип, мине дә чакырдылар. Анда баргач, традицион рецепт белән пешерелгән гади тортны авыз итеп карадым. Искиткеч - аның тәме әле дә авызымда тора. Кемнедер өйрәтергә дип барган җиремнән, үземне өйрәтеп кайтардылар. Бүгенге көндә Мәскәүдә эре җитештерүчеләр дә элек әбиләребез пешергән рецептларны эзләү белән мәшгульләр, чөнки алар беркайчан да модадан чыкмый, - ди Ренат.

Журналистларның иң кыйммәтле тортыгыз ничә сум тора, дигән соравына Ренат, иң кыйммәтлесе, дип шаяртып җавап бирде. Шунда ук тортның килограммы ике мең сум торуын әйтте. Бу - эчлеге генә, декорацияләргә карап, бәясе үсә бара. Ренат үзе әйтмәсә дә, интернетта аның бер метрлы тортларының бәясе йөзәр меңгә җитүе билгеле. Бу әле - бер метрлысы гына! Ул ясаган иң зур тортның авырлыгы унике тонна булган. Аның өчен свайлар кагарга туры килгән.

Кондитерның иң яраткан торты "Наполеон" икән.
- Иң яратып ашый торган ризыкларым исә - пилмән, пылау. Тиздән иснстаграмга үзем ясаган пилмәннәрне куячакмын. Алар пингвин формасында булачак. Дөге оны белән камырын ясап карадым, ул бераз үтәкүренмәле булып чыкты. Әлегә моны хатыным белми, мин аңа сюрприз ясыйм. Бу - минем хыялым, - ди ул.

Ренат кайчандыр сарымсак тәме килеп торган кәнфит, болгар борычы белән туңдырма да ясап караган.

- Теләсә кайсы иҗат кешесе эзләнүдә. Мин дә үземне кондитер буларак тапканчы, зур юл үттем. Нәтиҗәдә традицион рецептларга янәдән әйләнеп кайттым. Сарымсаклы кәнфитләремне рестораторлар күрде, нинди талантлы кеше дип мактадылар. Әмма аларны гади кешеләр алмый иде, бу аларга ят булды. Мине ул вакытта бу борчымады да, чөнки үземне кондитер буларак сынадым. Тора-бара кондитер гына түгел, сатып алучы күзлегеннән дә карый башладым. Шул рәвешле мин үземне таптым. Кешеләргә шатлык бүләк итүдән дә күңелле нәсрә юк. Туйда тортны чыгаргач, кунаклар кәләш белән кияү турында оныта, барысы да минем тортны карый, соклана. Аларга күңелле мизгелләр бүләк итә алуым миңа зур канәгатьлек бирә. Ә бу минем өчен иң мөһиме! - ди кондитер-дизайнер.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Дилбәр Гарифуллина

Чыганак: shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев