Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Күки авылында яшәүче Тәлгать Гыймаев гаилә фермасын беренчеләрдән булып оештырып җибәрә

Күки авылы фермеры Тәлгать Гыймаевның үз эшен ачып җибәрүенә быел 13 ел тулды. Бар гомерен диярлек җир эшкәртеп, иген игеп яшәргә күнеккән фермер 4 ел элек гаиләсе белән киңәшләшеп, киләчеге өметлерәк булган яңа эшкә алына.

Ул үз төбәкләрендә беренчеләрдән булып гаилә фермасын оештырып җибәрә. Билгеле инде, бу нияттән күрсәтелгән дәүләт ярдәме дә аңа бик ярап куя. Гомер иткән йорт күршесендә генә эшләү өчен барлык уңайлыклары булдырылган менә дигән терлекчелек бинасы сафка бастырыла. Су скважинасын эшләтә. Ферма янәшәсендә терлекләргә утар, азык склады төзеп куя. Шулай итеп гаиләләре өчен киләчәктә ышанычлы эш урынына нигез салына. Билгеле инде әтиләре дә мондый олы эшкә керешкәнче алдан барысын да уйлап эш итә. Өч улы турында да онытмый. Олысы Илсур да район агротехникумында хезмәт юлын чарлый. Техникум дигәннән, бүгенгесе көнне тагын ике улы-Айнур белән Рамазан техникумда авыл хуҗалыгы производствосы һөнәренә өйрәнәләр. Дөрес, алар инде кечкенәдән трактор, комбайн белән бик яхшы идарә итәләр. Әмма белгәнне фәнни камилләштерү бүгенге көн таләбе. Егетләргә билгеле инде, бу белем эстәү киләчәктә бик ярап куяр.
Бүген аларның хуҗалыгында 13 баш савым сыерлары, 4 таналары, 8 баш берәр яшьлек үгезләре бар. Киләчәктә алар савым сыерларның баш санын арттырырга исәп итәләр. Чөнки сөт һәр көнне хуҗалыкка табыш китерә. Фермер бүген 62 авылдашының пай җирләрен алып эшкәртә. Узган ел ул 120 гектарда бөртекле ашлык үстергән, калган 80 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән җире үз хуҗалыгын һәм авылдашларын кыш чыгарга җитәрлек азык белән тәэмин итәргә җитә. Ышанычлы адымнары, өметле хыяллары хуҗалыгын тагын да биегрәк үрләргә китерер дигән ышанычта каласы килә.
Идрис Аметов.
Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма