Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Кием матур итә, ат батыр итә

Табигатьнең ямьсез чагы булмый дисәләр дә, көзге салкын көн кәефне төшерүчән шул. Мондый чакларда психологлар ачык төсле киемнәр кияргә киңәш итә. Димәк, тышкы кыяфәтебезне кайгыртырга вакыт җиткән... А.Чеховның "Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә" гыйбарәсе һәрвакыт актуаль яңгырый. Афоризмга әйләнгән бу...

Табигатьнең ямьсез чагы булмый дисәләр дә, көзге салкын көн кәефне төшерүчән шул. Мондый чакларда психологлар ачык төсле киемнәр кияргә киңәш итә. Димәк, тышкы кыяфәтебезне кайгыртырга вакыт җиткән...


А.Чеховның "Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә" гыйбарәсе һәрвакыт актуаль яңгырый. Афоризмга әйләнгән бу сүзләр кайвакыт истән генә чыгып киткәли...

Мода дөньясында новатор буларак танылган Коко Шанель: «Беренче тәэсир калдыру өчен, икенче мөмкинлегебез булмаячак», - дигән бит. Шуңа күрә һәрвакыт зәвыклы һәм нәзәкатьле булып калу барыбызга да кагыла. Зәвыклы булу - купшылык белән күзгә ташланып тору, дигән сүз түгел, үзеңдә дә, тирә-юньдәгеләрдә дә якты хисләр уяту. Тонык тормыш агымына якты төсләр бүләк итү...



Бик күп гүзәл затларыбызга бәхетле мизгелләр бүләк иткән дизайнер Наҗия Галимова, башлыча, тантаналы кичәләр, никах мәҗлесләрендә кияр өчен күлмәкләр тегә.

- Күп очракта миңа мөрәҗәгать итүче туташлар үзләре нинди күлмәк кияргә теләгәннәрен анык кына әйтә дә алмый. Әңгәмә кора башлыйбыз, җентекләп сораштырам. Балачакта нәрсә турында хыялландыгыз, нинди төсләр яратасыз, дим. Менә шунда клиентларым ачыла башлый... Кемдер кечкенә вакытта җете кызыл күлмәк кияргә кызыккан, кемдер күк төслесен дигәндәй... Бу очракта, чыннан да, психолог та булырга кирәк. Күлмәк тектерергә килгән кызга ярдәм итәсем килә, чөнки монда хыял да мөһим роль уйный бит. Балачактагы мизгелләр ташкыны бәреп чыга. Хыялны нинди яшьтә булсаң да тормышка ашырырга кирәк. Хәзер күп кенә модельерлар баш киеменә дә зур игътибар бирә. Әлеге тенденцияне уңай дип саныйм. Монда этник мохит тә роль уйный. Хәзер бит милли асылыбызга кайту модада, - ди Наҗия.

Һәр хатын-кыз да чибәр булып тумаска мөмкин, әмма ул моңа үз тырышлыгы белән ирешә ала.



«Хатын-кызларыбыз хәзер ирләрдән дә уздырып эшли, - ди Казанның танылган дизайнерыРөстәм Исхаков. - Күбесе эшкуар ханымнар. Шуңа күрә, аларның кайберләрендә үзләрен ярату, мин башкаларга охшамаган, дигән фикерләүләр арткы планга күчә бара. Баштан-аяк эшкә чумган кыяфәт-килбәтләренә карата кимсенү белән яшәүчеләре дә аз түгел. Һәрбер кеше күңеле ни тели - шуны кия ала! Мин аларга шуны төшендерәм. Аралашканнан соң алар үзләренә башкача, яратып карый башлый. Шуңа күрә хезмәтемнең бу өлешен мөһимрәк, өстенрәк, дип саныйм. Киемне күзаллап ясау минем өчен аңнан башлана. Гомумән, модельер өчен гәүдәнең нинди үлчәмдә булуы мөһим түгел. Табигатьтә дә бит төрлелек хөкем сөрә. Шуңа күрә, үзенчәлекле булу белән горурланырга гына кирәк. Үзеңне Ходай ничек бар иткән, шул хәлдә ярат! Үзеңне яратсаң, киеме дә табыла. Ә модага килгәндә, ул 10 ел саен кире кайта, әйләнеп йөри. Ә мин аның белән артык кызыксынмыйм. Үземә нинди тукымалар ошый - шундыйларны кулланам. Күбесенчә, индивидуаль тәртиптә эшләргә тырышам. Бервакытта да үземнең коллекцияләремне нинди дә булса бер елга бәйләмим».

Таланты белән Казан халкына гына түгел, Мәскәүдә дә билгеле булган Рөстәм Исхаков: «Сезнең хакта иң дөрес сөйләүче ул - көзге», - ди. Көзге каршына басасың да, төсләрне иңеңә куеп карыйсың. Йөзләрең алланды икән, димәк төс синеке! Хатын-кызга һәрвакыт елмаю килешкәнен дә истән чыгармаска кирәк!


Мөршидә КЫЯМОВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев