Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Фермерлар һәрчак ярдәмгә әзер

Озак еллар дәвамында Рус Әшнәгендә авыл хуҗалыгының җаваплы тармакларында нәтиҗәле хезмәт куйган Рәсим Шәйхетдинов лаеклы ялга чыккач та эшен ташламыйча 120 гектар җир алып Крестьян фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәргән.

Безне барыннан да бигрәк бу эш сөючән гаиләнең тәвәкәллеге белән авылдашларына ярдәмчел булуы һәм бу төбәкнең социаль-көнкүреш мәсәләләрен хәл итүдә актив катнашуы җәлеп итте. Авыл җирлеге Советы башлыгы Вәкил Хаҗиев тә Яңа Ел бәйрәме алдыннан гына көтмәгәндә авыл урамнарының берсендә кинәт су үткәргеч тишелгәч, нишләргә инде дип башын тотып утырганда, элек үз генераторы һәм су кудыру насосы белән бу фермер уллары Нурислам белән Рамилнең ярдәмгә килүләре турында сөйләде.

"Кеше авыр вакытта сынала", дип тикмәгә әйтелми шул халык мәкалендә. Авыл җирлегенең көндәлек тормышында кызганычка каршы соңгы вакытларда мондый хәлләр еш кабатланып тора. Элек аның барысы да җайга салынган иде. Авылдагы көндәлек мәсәләләрне чишүне колхоз идарәсе үз өстенә алды. Бүген исә ул тулысынча авыл җирлегенең вазыйфасына керә. Ярый да, Шәйхетдиновлар кебек һәр фермер ярдәмгә ашкынса. Алар кискен рәвештә баш тартсалар да берни әйтеп булмый, һәркайсының үз тормышы бит. Авыл җирлеге җитәкчесе фикере белән әйтсәк, мондый киң күңелле, мәрхамәтле фермерлар һәр төбәктә дә юк шул. Шуңа андыйларга игътибар, хөрмәт кирәк. Биредә исә аларны бәяли, кадерли беләләр. Без авыл җирлеге башлыгы белән Нурислам Шәйхетдинов йорты каршына килеп туктагач озак көттермичә капкадан хуҗа үзе күренде.Үзен гаепле тойгандай уңайсызланыбрак сүз башлады ул:

-Көне буена котырган буран бераз гына тынсын дип көтүем иде, тракторым әзер, озакламам юлга чыгармын,-диде ул.

Авылда сокланырлык гомер кичергән Рәсим белән Рәшидә (кызганыч әниләре узган ел вафат булган) гаиләсендә олы малай булып дөньяга килгән Нурислам, бик кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскән. Мәктәпне тәмамлагач ул укуын Чистай авыл хуҗалыгы техникумында дәвам иткән. Анда барлык төр тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлар белән эш итәргә өйрәнгән. Туган авылына кайткач колхозның ремонт остаханәсе мөдире булып эшләвенең дә файдасы тими калмагандыр. Бүген үзләренең фермерлык хуҗалыгының әйдәүче механизаторы ул. Гаиләләре белән бергәләшеп авылда ике туган бер-берсенә йорт җиткергәннәр. Һәркайсы үз тиңен табып гаилә корып җибәргән. Алар барысы да бүген шәхси хуҗалыкларында күңелләре тарткан эш белән мәшгуль. Оста куллы механизатор Нурислам терлекчелекне үз итә, хуҗалыгында йөздән артык дуңгыз балалары үстереп авыл халкын тәэмин итә. Энесе Рамил әтисе кебек игенчелек, яшелчәчелекне ярата. Узган ел да аның карбыз, кабакларын шәһәр ярминкәләрендә бик яратып алганнар. Моннан тыш әле ул үз хуҗалыгында һәр елны казлар үстерә икән. Узган елда да 500 каз үстереп реализацияләгәннәр. Егетнең кулыннан килмәгән эше юк диләр. Электрчы, эретеп ябыштыручы, балта эше барысын да булдыра.Тормышта кирәге чыгар әле дип, барысына да өйрәнүенең файдасын күрә бүген егет, әле күптән түгел генә олы келәт, берничә теплица төзеп куйган. Шәйхетдиновлар әнә шулай тыйнак, тырыш хезмәтләре белән авылда күпләрне үз артларыннан ияртеп, вакытның бер минутын да бушка үткәрмичә, авылдашларына булышып, тыныч, күркәм гаиләләрендә балалар үстереп, күпләрне сокландырырлык матур гомер кичерәләр.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Редакциядән: Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Үз төбәгегездә эшләүче фермерларыгызның мактаулы эшләре турында сездән дә хатлар көтеп калабыз. Ел ахырында барысына да йомгак ясап, районның иң игелекле фермерын, ачыкларга исәп итәбез. Әлбәттә инде җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермер