Фермер булу җиңелме?
Зәңгәр Күл авылында беренче булып үз эшен ачып җибәргән фермер Айрат Зәйнуллинның тыйнак кына тырыш хезмәте белән көн күрүен бүген һәркем белә.
Илебез өчен иң авыр ел булып истә калган 1999 елда ул туган авылында крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Беренче мәлләрдә үз өлешенә тигән 13 гектар җирне эшкәртеп иген игеп үстерә. Соңрак инде эшләре беркадәр көйләнә башлагач башка авылдашлары да үзләренең пай җирләрен аңа ышанып тапшыралар. Авыл кешесе өчен җир эшкәртеп иген үстерү бервакытта да җиңел эшләрдән булмады. Ул да кирәкле техниканы, агрегатны читтән эзләп булмый инде дип, хуҗалыгына иң элек ЛТЗ-60 тракторы сатып ала. Бар эшне дә шуның ярдәмендә башкара егет. Күпьеллык печән җиреннән авылдашлары һәм үзенең шәхси хуҗалыгы терлекләрен җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итә. Фермер әнә шулай әкренләп, ашыкмыйча гына елдан-ел үзенең җир биләмәсен арттыра башлый.Игенчелек тармагын үстереп, к иләчәккә йөз тотып үз көнен күреп уңышны арттыру серләрен тирәнтен өйрәнә башлый. Үз эшен яңагына башлаган һәрбер фермер кебек Айраткада банктан күп мәртәбәләр кредит алырга туры килә. Берсен түләп икенчесен алып ул әнә шулай әкренләп техника паркын яңаарта. Бүген аны үз кыйбласыннан тайпылмыйча ышанычлы адымнар белән алга баручы хуҗалык дип атарга мөмкин.
Иңендә 16еллык хезмәт тәҗрибәсе булган фермер Айрат Зәйнуллин бүген үз төбәгендә инде иң эре җир биләүчеләр исемлегендә йөри. Туган авылы янәшәсендәге авыл хуҗалыгы җирләрен һәм утыз алты авылдашының җир кишәрлекләрен исәпкә алып бүген аның 230 гектар җир мәйданы бар. Алдан килешенгәнчә пай җирләре хуҗаларына ел ахырында 5 әр центнер исәбеннән икмәк тарата. Халыкка бирерлек һәм хәзерләүчеләргә сатарлык мул иген уңышы алу өчен аның бүген бөтен мөмкинлеге бар. Фермерлык хуҗалыгы утарында 4 тракторы басып тора. Яхшы төзек хәлдә 2 комбайны бүген эш башларга әзер. Әлбәттә инде туфрак әзерләү, тырмалау, чәчү, химик ашлама кертү агрегатлары һәм печән чабу, җыю, рулонлау, ташу җайланмалары да үзенеке.Бәләкәй генә ындыр табагын хәтерләткән 360 тонна ашлык сыешлы склад төзеп куйган. Фермердан быелгы уңышлары, киләчәккә уй- планнары турында кызыксынгач бер мәлгә уйга калды ул. Һәрвакыт әнә шулай үз сүзен уйлап, үлчәп әйтә торган гадәте бар аның. Бу елны уртачадан түбәнрәк дип бәяләсәдә көзге арыштан мул уңыш җыеп алуына сөенә ул. Аны шактый отышлы бәядән сатып алучысын да тапкан әле. Шуңа быелгы урып-җыю эшләрен тәмамлау белән киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салып-50 гектарда арыш чәчкән. Икмәк сатып кына көнне-көнгә ялгап яшәп булмавын истә тотып узган ел ул авыл читендә терлекчелек бинасы төзеп гаилә фермасы оештырып җибәргән. Анда аның ит токымлы утыз баш терлеге көр булып үсә. Әлбәттә инде анда бергәләшеп хезмәт куялар.Тормыш иптәше, ике кызы белән улы күп вакытларын шунда үткәрәләр.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый алырсыз.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев