Балыкбистәлеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз!
Районда эссе һәм коры һава торышы урнашты. Табигый янгыннар чыгу куркынычы сизелерлек арта.
Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм урманнарга сакчыл карау аеруча мөһим. Исегезгә төшерәбез, урманнарда: чүп калдырырга, яндырырга, шулай ук коры үләнгә ут төртергә; янгын куркынычы булган урыннарда учаклар ягарга; сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташларга; очкын сүндерү системасы төзек булмаган транспортны файдаланырга; пиротехник эшләнмәләрне кулланырга катгый тыела.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга — 30 мең сумга, юридик затлар өчен-400 мең сумга кадәр административ штрафлар да каралган. Урманнарны саклау — «экологик иминлек»милли проектының иң мөһим бурычларының берсе. Безнең һәрберебез, гади, әмма тормыш өчен мөһим булган кагыйдәләрне үтәп, табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала.
Әгәр дә сез урманда яисә урман кырыенда янгын чыкканын күрсәгез, бу хакта кичекмәстән 112 яки 8 (84361) 2-23-61 телефоннары аша хәбәр итегез.
Табигатьне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз. Урман — безнең уртак байлыгыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia