Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы район эшмәкәрләре белән очрашты

Узган атна ахырында муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов район эшмәкәрләре белән очрашты. Биредә шулай ук төрле оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

Башлык беренче итеп сүзне Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлеге начальнигы Наил Мостафинга бирде. Ул үз чиратында урлау очраклары белән бәйле җинаятьләрнең артуына борчылуын белдерде. Күбесенчә алар күзәтү булмаган  кибетләрдә һәм объектларда башкарылалар. Наил Мостафин залда утыручы эшмәкәрләрне һәм җитәкчеләрне сату нокталарын һәм башка урыннарны саклауда чаралар күрергә чакырды. Кайвакыт полиция хезмәткәрләренең таләпләрен үтәмәү аркасында  җинаятьчеләр кабаттан урлау очракларына баралар. Урлауларның төп сәбәпләре үз милкеңә битараф караш булу. Җинаятьләрне кылуга тудырган мәсьәләләрнең сәбәпләрен булдырмаудан читләшкәннәре өчен 4 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган инде. Видеокүзәтү җайланмаларының төзексезлеге дә полиция хезмәткәрләренең эшенә комачаулый. Бүлек башлыгы янәдән  милек саклау мәсьәләсенә җитди карарга чакырды.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече Гөлнара Сафина  оешма тарафыннан кертелгән яңа техник регламент  белән җентекләп таныштырды.
Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов район үзәгендәге төзекләндерү  эшләренә, аларда кагыйдәләрнең үтәлешенә тукталды. Үз чыгышында тышкы яктан торышлары замана таләпләренә туры килмәгән кибетләрне атады һәм аларның хуҗаларына чаралар күрергә киңәш итте. 
Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов “Поле чудес” һәм агротехникум микрорайонында ТОЦлар оешуын, районда эшләүче инвесторлар, кызыклы проектларны тормышка ашырырга алынучы балыкбистәлеләр белән таныштырды. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүе максатына фермерларны җир һәм кура җиләкләре үстерергә җәлеп итү өчен булдырылган “Татарстан гектары” инвестицион проектында катнашырга чакырды. Әлеге  проект шушы эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрнең кооперативын булдыруны күздә тота. “Җитештерелгән продукцияне сатуда бернинди киртәләр булмаячак. Аны үзеңә яисә җыючыларга да сатарга мөмкин. Балыкбистәлеләргә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп әле”, -дип ассызыклады Илдар Таҗетдинов. Ул шулай ук районда булдырылган промышленность мәйданчыклары һәм район өчен яңа юнәлеш булган экотуризмны атап узды. 
Район башлыгы һәм төрле хезмәт җитәкчеләре шәхси эшмәкәрләрнең Котлы Бөкәш зонасында интернет начар эшләве, Корноухово ягында хуҗасыз этләрнең мал-туарга һөҗүм итүләре, читтән килгән кешеләрнең урамнарда кондитер продукциясе сатуы, авыл җирлекләрен ямьләндерү, салымны кайтаруга кагылышлы  көнүзәк сорауларга җавап бирделәр. Очрашу эшлекле шартларда узды.

Таңсылу Минһаҗева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса