Балык Бистәсендә эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә
Эшмәкәрлек

Балык Бистәсендә эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә

Районыбызның мәшгуллек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торучыларга үз эшләрен ачып җибәрү максатыннан дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә.

Районда тугыз кеше үз эшләрен ачарга теләк белдереп бизнес планнарын тапшырган булганнар.Мәшгульлек үзәгендә аларның барысына да 117 шәр мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелгән. Бу кешеләр үз җирлекләрендә теләкләренә карап үз эшләрен ачканнар. Бер ишесе сәүдә, икенчеләр исә халыкка төрле хезмәт күрсәтү тармакларында үз көчләрен сынаячаклар.
Фото: http://perfect-forex.ru/imgs/27928-malyy-biznes.jpg

эшмәкәрлек

Нет комментариев