Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Балык Бистәсе районында бер коллектив 1 миллиард сумлык продукция реализацияли

Балык Бистәсе районында эшләп килүче " Русский мрамор" җәмгыяте быел 743 миллион сумлык продукция реализацияләгән. Бу узган елгы күләмнән ике тапкырга артыграк.

Күгәрчен авылы җирлегендә урнашкан әлеге коллективта соңгы вакытларда тәүлегенә 100 дән артык мөгезле терлекне суеп эшкәртәләр. Ит продукциясе җитештерү, упаковкалау цехлары эшчәнлеге нык үсә төште. Биредә 20 төрдән артык ит продукциясе җитештерелеп Рәсәйнең дистәләгән регионнарына озатыла. "Мрамор ит" кә илебезнең олы шәһәрләрендә аеруча сорау зур икән. Производство эшли башлаган вакытларда остаз ролен үтәгән Белоруссия, Украина белгечләрен бүгенге көндә җирле кадрлар алыштырып бетерде диярлек. Коллективта хәзерге вакытта 80 гә якын балыкбистәле хезмәт куя.

Быел җәмгыятьтә ел азагына 1 миллиард сумлык ит прдукциясе җитештерергә планлаштыралар. Киләсе елдан биредә 1000 башка исәпләнгән симертү мәйданчыгын сафка бастырырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев